Районда эвакуацион кабул итү пунктларының эшчәнлеге тикшерелде
1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр районда гражданнар оборонасы айлыгы бара.
Ул Россия гражданнар оборонасы оешуның 86 еллыгы уңаеннан оештырыла. Әлеге айлык кысаларында, 1-3 октябрь көннәрендә барлык ил территориясендә масштаблы Бөтенроссия күнекмәләре уза.
Бу уңайдан Каратун мәктәбендә дә өйрәнүләр үтте. Биредә эвакуацион кабул итү пунктының эшчәнлеге тикшерелде. Гадәттән тыш хәл килеп туган очракта эвакуацияләнгән халыкны каршы алу, урнаштыру, медпункт, ана һәм бала бүлмәсе, справкалар өстәле әзерлеге каралды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев