Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Районда мәктәпләр һәм бакчалар балаларны кабул итәргә әзер

Өч көн дәвамында барган тикшерүләрдән соң район комиссиясе шундый нәтиҗәгә килде.

(5 август, “Апастово-информ”).



Мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең һәрберсе яңа уку елына әзерлек эшләренә җаваплы караганнар. Барлык учреждениеләр дә балаларны кабул итәргә әзер дияргә була.
Мәктәп-бакчаларның һәр почмагына косметик ремонт ясалган. “Мәгариф” милли проекты кысаларында аш-су әзерләү бүлмәләре капиталь төзекләндерелгән. Бүгенге көндә Табар Черкене авыл мәктәбендә шулай ук капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Апас урта мәктәбендә федераль программа нигезендә химия, физика, биология кабинетлары яңартылган, әсбаплар белән тулыландырылган.
һәр җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Тирә-якта аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Матур күлчекләр, ял итү беседкалары, кулдан ясалган үзенчәлекле бизәлешләр – һәммәсе игътабирга лаек. Мәктәп бакчаларында яшелчәләрнең, җиләк-җимешләрнең күп булып үсеп утыруы да соклану хисе уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев