Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Сатмыш авылы халкы яңа клубта сайлады

Сатмыш авылында яшәүчеләр быел сайлауга шатланышып, бердәм булып килделәр.

Авыл уртасында иртәдән үк җыр-моң яңгырады. Табада коймак чыжлады, самавырда чәй кайнады. Һәрбер сайлаучы сыйланып, авылдашлары белән ил-көн хәлләрен сөйләшеп утырды. – Без бүген улым белән сайлауга килдек. Сайлау безнең өчен бик күркәм вакыйга, чөнки үзебезнең тавыш бирүебез белән илебезнең киләчәген әйтә алабыз. Тормышыбыз елдан ел уңайлана, авылыбыз урамнарына таш һәм асфальт юллар салынды, бу эш дәвам итә. Авылыбыз уртасында яңа мәдәният учагы калкып чыкты. Шушындый җылы, матур мәдәният йортында җыелышып бәйрәм итәргә язсын. Быел безнең Сатмыш мәктәбенең тәрәзәләре алыштырылды. Барысы өчен дә район башлыгына, төзүчеләргә рәхмәтле без. Шулай аңлашып, бердәм булып яшәсәк, эшләсәк тормышларыбыз матур булыр дип уйлыйм, - диде Тәүфикъ Гәйнуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев