Шахмат спорты белән шөгыльләнү мөмкинлегенә Чирмешән мәктәбе укучылары да ия булды
Мәктәптә тантаналы төстә шахмат зонасы ачылды.
(20 май, “Апастово-информ”).
Шахмат зонасы ачылу биредә белем алучы һәр укучы өчен истәлекле вакыйга булды. Яшь чирмешәнлеләрнең олы сөенечен Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов уртаклашты.
“Шахмат башны эшләтә, уйлау сәләтен арттыра. Математика, физика фәннәрен тиз үзләштерергә ярдәм итә. Ә математика фәнен белү мөһим. Ул тормышта бик кирәк. Сезнең арадан да оста шахматчылар чыгар. Киләчәктә без алар белән горурланырбыз, уңышларына шатланырбыз дип ышанам”, - диде депутат. Илдар Гыйльметдинов киләчәктә озак еллар эшләп килүче мәктәпләргә карата игътибарны арттыру, аларның материаль базасын ныгыту, тиешле шартлар тудыру хакында белдерде.
“Без үз чиратыбызда укучыларга һәм укытучыларга мәктәпкә шатланып килерлек мөмкинлекләр тудырырга тиешбез”, - диде ул.
Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров район мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыруда “Бердәм Россия” сәяси партиясенең ярдәмен ассызыклап үтте.
“Бердәм Россия” партиясе проектын тормышка ашыру максатыннан 18 мәктәптә махсус җиһазландырылган шахмат зоналары булдырылды. Шулай бу эшкә район Советы депутатлары, киң күңелле иганәчеләр дә кушылды”, - дип ассызыклады Ленар Хантимиров.
Тантаналы чара укучылар тарафыннан әзерләнгән шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Физкультура укытучысы Рафил Миңнуллин шахмат уйнау серләрен ачты. Мәктәпнең иң оста шахматчы егете Фәнис Сәфәров Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов белән шахмат уйнады.
“Җиңелсәм дә. олы горурлык хисләре кичердем”, - диде Фәнис Сәфәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев