Соңгы кыңгырау бәйрәме белән!
22 майда районның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.
Хөрмәтле укучылар!
Сезне соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм! Әле кайчан гына сез мәктәп бусагасын атлап кергән идегез, инде олы тормыш юлына басар вакытыгыз килеп җитте. Бергә укыган классташларыгыз, унбер ел буе белем биргән укытучыларыгыздан аерылу җиңел түгел. Хәзер сезнең алда зур сынау - имтиханнар тапшыру, күңелегезгә якын һөнәр сайлау һәм шуның буенча укуыгызны дәвам итү. Барыр юлыгызда сезгә мәктәптә алган белемнәрегез, игелеккә өйрәткән әхлак дәресләре ярдәм итсен. Киләчәктә сез, кем булсагыз да, районыбызны, белем биргән укытучыларыгызны онытмагыз. Сез - безнең киләчәгебез. Зур тормыш юлында очраган сынауларны, авырлыкларны җиңәргә ихтыяр көчегез нык, сабырлыгыгыз зур булсын. Барлык уй һәм хыялларыгыз тормышка ашсын. Киләчәгегез дә бүгенгедәй матур булсын. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм алдагы тормышыгызда уңышлар телим. Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Равил Хисаметдинов, Апас муниципаль район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев