Апастово-информ
  • Рус Тат
  • WorldSkills флагы район башлыгы кулына тапшырылды

    WorldSkills флагы эстафетасын Апаска килеп җитте. Флагны тапшыру тантанасы кырда игенчеләр янәшәсендә башланып китте.

    Флагны җитәкчелек белән беррәттән комбайнчылар, һөнәр училищесы студентлары, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре каршы алды. Флаг кичке сәгать 6да, Сабан туе мәйданында булган чарада район башлыгы кулына тапшырылды һәм флагта Апасның гербы сурәте дә урын алды. Әлеге чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев та катнашты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: