Якташыбыздан зур бүләк
Районыбызда туып-үскән якташыбыз, дәүләт эшлеклесе Шамил Гафаров үзе укып чыккан Апас мәктәбенә 600 мең сум күләмендә сертификат бүләк итте.
(28 июль, “Апастово-информ”).
Апас урта мәктәбендә 1986нчы елгы чыгарылыш укучыларының очрашуы узды. Очрашу тантанасында шул ук елны Апас мәктәбен тәмамлаган Премьер-министр урынбасары, Республика Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаровның бүләге тапшырылды. 600000 сум күләмендәге Сертификат мәктәп кирәк-яраклары өчен махсус тотылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев