Янгелде авылында гомер итүче Хәнифә әби Җәләлетдинова 90 яшьлеген бәйрәм итте
Хәнифә әби Җәләлетдинова: Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек һәм сабырлык сорап туксанга җиттем
Хәнифә әби үзе Яшел Үзән районының Татар Әҗәле авылында дөньяга килә. Яшьтән үк олылар белән колхоз эшендә катнаша. Ачлыкны, ялангачлыкны, авыр кул хезмәтен дә татырга туры килә аңа. Янгелде авылына килен булып төшүенә дә алтмыш ел булган инде. Тормыш иптәше белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр, олы тормыш юлына аяк бастыралар. Тормыш иптәшен, ике баласын югалту хәсрәтләрен дә татыган Хәнифә әби. Шулай булуга да карамастан ул бүгенге көндә тормышыннан канәгать булып яши. - Өйдә үзем генә яшим. Балаларым килеп тора, пенсиямне бирәләр, газыбыз кергән, кибетләрдә ни генә юк. Ил-көннзребез генә тыныч булсын. Мине санлап котларга килгәнегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм, - ди ул. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина юбилярны кайнар котлап район башлыгының Котлау хатын, чәчәк бәйләме тапшырды.Сатламыш авыл җирлеге башлыгы Равилә Сибгатова изге теләкләрен һәм бүләген ирештерде. Шулай ук балалары да әниләренә сәламәтлек, сабырлык, шатландырып яшәвен теләделәр.
Гүзәл Хилавиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев