Апастово
  • Рус Тат
  • Янгын бернәрсәне дә аямый

    Республика күләмендә 25 апрельдән 15 майга кадәр янгын куркынычсызлыгы айлыгы игълан ителде. Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2012 елның 9 апрельдә кул куелган 524-р номерлы Боерыгы нигезендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү таләбе тагын да катгыйлана, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә үзгәрешләр керә. Язгы чорда, җирләр кардан арынып, яшел үләннәр калкып чыкканчы, кипкән үләннәрне, каты-кураларны...

    Республика күләмендә 25 апрельдән 15 майга кадәр янгын куркынычсызлыгы айлыгы игълан ителде. Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2012 елның 9 апрельдә кул куелган 524-р номерлы Боерыгы нигезендә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү таләбе тагын да катгыйлана, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә үзгәрешләр керә.

    Язгы чорда, җирләр кардан арынып, яшел үләннәр калкып чыкканчы, кипкән үләннәрне, каты-кураларны тиз арада җыештырып кую таләп ителә. Чөнки алар тиз янып китүчән һәм ут тиз арада зур мәйданнарга таралырга сәләтле. Торак йорт, оешма-предприятие биналары янындагы үләннәрдән ут таралып зур казалар чыгарырга, хәтта урманнарга, агачлыкларга зыян салырга да мөмкин. Гади генә тәмәке төпчеге дә янгын чыгарырга мөмкин. Шушы куркынычтан саклану өчен безнең барыбыздан да уяу, сак булу һәм гади генә кагыйдәләрне үтәү сорала.

    - Һәр хуҗа йорт тирәсен кемдер килеп кисәтү ясаганны көтмичә генә җыештырып куйсын иде.

    - Һәр йорт янында кимендә 200 литр сыешлыклы савыт белән су торырга яки ут сүндергеч җайланма булырга тиеш.

    - Янгын килеп чыккан очракта, һәрбер йортта ут сүндерү өчен кирәкле җайланмалар (чиләк, балта, лом, багор һәм башкалар) булсын һәм алардан куллана да белсеннәр иде.

    Авыл җирлекләрендә, авылларда янгын чыга калса, янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җитсен, бу урынны тиз арада тапсын өчен юлларның әйбәт булуы һәм урам исемнәре, йорт номерлары төгәл язылган булу мөһим. Шулай ук авыл халкы вакытында янгын чыгуы турында хәбәрдар булсын өчен чаңнар булдыру да көн таләбе. Халык куркынычсызлыгын тәэмин итүдә торак пунктларда кизү тору өчен авыл халкы һәм янгын сүндерүчеләрне берләштергән төркемнәр оештыру таләп ителә. Су башняларына, табигый су чыганакларына илтүче юлларны янгын сүндерү машиналары керә алырлык итеп төзекләндерергә, су алу өчен уңайлылыклар тудырырга кирәк. Бу - авыл җирлеге башлыклары җаваплылыгында.

    Көннәр җылыту белән халык табигать кочагына ашыга. Биредә ял иткәндә учак, чуп-чар ягу, ут белән шаяру катгый тыела. Ут урманнарга, агачлыкларга җәелмәсен өчен, яки киресенчә, урманнардан торак пунктларга таралмасын өчен, 3 метр киңлектә җир сукаланган яки ком сибелгән булырга тиеш.

    Югарыда санап үтелгән таләпләрне үтәмәгән очракта, РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 20.4 маддәсе нигезендә җәзалар каралган. Гражданнарга 2 меңнән 4 меңгә кадәр, җаваплы затларга, шәхси эшмәкәрләргә 15 меңнән 30 меңгә кадәр, юридик затларга 400 меңнән 500 меңгә кадәр штраф суммалары билгеләнгән. Шушы кагыйдәләр үтәлмәү сәбәпле, кеше тән җәрәхәте алса яки 250 мең сумнан артыграк зыян күрсә, урманнарда хәтта 1 агачка гына ут элсә дә, ул очракта, бу кеше җинаять җаваплылыгына тартыла.

    Көннәребез тыныч, тормышыбыз ямьле булсын өчен, шушы гади генә кагыйдәләрне үтәп, Закон кушканча яшик. Янгыннар сезне читләтеп узсын!

    Бәла-каза килгән очракта күп кеше югалып кала, хәтта янгын сүндерүчеләрне кайсы номерга шалтыратып чакырырга кирәклеген дә оныта. Исегезгә төшерәбез: кәрәзле телефоннардан 112, өй телефоныннан 01 номерын җыярга кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: