Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Апаста кызлар туа

    Районның ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча ноябрь аенда 5 бала дөньяга аваз салган.

    Соңгы көннәрдә генә Каратун мәктәбе директоры Илмас Фәхретдинов  өченче тапкыр һәм район мәдәният йорты хезмәткәре, яраткан җырчыбыз Айрат Айтуганов икенче тапкыр әти булу шатлыгын татыдылар.

    Фәхретдиновлар һәм Айтугановлар гаиләсен ямьләп кыз балалар туган. Алар Динә һәм Азалия исемнәре кушканнар. Илмас һәм Гөлназ Фәхретдиновларның, Айрат һәм Гөлгенә Айтугановларның шатлыгын уртаклашабыз. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: