Җиңү Кубогын Апас “танкистлар”ы яулады
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын район хоккей сөючеләре Апасның "Алтын алка" Боз сараенда зур хоккей турниры белән каршыладылар. 3 ай барган сайлап алу матчларында 6 команда чыгыш ясады. Финал ярышлары 3 майда үтте. Гол һәм очколар буенча "Т-34" беренче, "Катюша" хоккей җыелма командасы икенче, Апасның "Ветераннар" командасы өченче урыннарны яулады. Йомралыдан...
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын район хоккей сөючеләре Апасның "Алтын алка" Боз сараенда зур хоккей турниры белән каршыладылар. 3 ай барган сайлап алу матчларында 6 команда чыгыш ясады. Финал ярышлары 3 майда үтте. Гол һәм очколар буенча "Т-34" беренче, "Катюша" хоккей җыелма командасы икенче, Апасның "Ветераннар" командасы өченче урыннарны яулады. Йомралыдан "Комета-1" һәм "Комета-2", Борнаштан "Чайка" хоккей командалары да яхшы уен күрсәттеләр. Җиңүчеләр Кубок, медальләр һәм Диплом-Грамоталарга лаек булды. Иң актив җанатар, Апастан 12 яшьлек Ленар Хәбибуллинга аерым бүләк тапшырылды. Турнирга иганәчелек иткән эшмәкәрләргә рәхмәт сүзләре һәм көчле алкышлар яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев