Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт Хәйруллин вафат
Районыбыз зур югалту кичерә.
102нче яшендә ут-сулар кичкән, гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музеен җитәкләгән аксакал, Татарстанның Атказанган укытучысы, РСФСР мәгариф отличнигы, Шәмбалыкчы авылында яшәүче Зиннәт ага Хәйруллин арабыздан китте.
Зиннәт абый Хәйруллин 1941 елның 25 августында фронтка китә, беренче сугышчан чыныгуны Мәскәү янында барган сугышларда ала.
“Мин катлаулы тормыш юлы уздым. Балачагым үзгәрешләр, коллективлашу, колхозлашу чорына туры килде. Мәктәптә тырышып укыдым. Түләп уку мөмкинлеге булмау сәбәпле, техникумны тәмамламыйча, колхозга эшкә кайттым. Юл буенда арыш урган чакта атлы авылдашыбыз миңа сугышка повестка китерде. Әни мине озатканда елый-елый кулын болгап калды”, - дип искә ала иде Зиннәт абый.
Мәскәү, Калуга, Смоленск, Калинин, Брянск өлкәләрен, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша ветеран. Сугышны Балтыйк дингезе янында Кенигсберг шәһәрендә, хәрби хезмәтен 1947 елда Көнбатыш Украинада тәмамлый, демобилизацияләнә һәм авылга кайта.
“Фронтка терлек ташый торган вагоннар белән озаттылар. Ул чакта Мәскәү янында каты сугышлар бара иде. Җиңүне дә, югалтуларны да күрдек. Сугыш беткәч тә 2 ел хезмәт иттем”, - дип сөйли иде ул.
Зиннәт ага Ватан сугышының 1-2 дәрәҗә, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.
Зиннәт ага яшь буынга белем һәм тәрбия орлыклары өләшә. 1948 елдан 1972 елга кадәр Шәмбалыкчы сигезьеллык мәктәбендә, 1973 елдан Морзалар урта мәктәбендә география, астрономия фәннәрен укыта, пенсиягә чыкканчы директор урынбасары булып эшли.
“Мәктәпкә килгәч Тәтештә педагогия училищесын тәмамладым. 1950 елда Югары белем алырга да кердем. Казан педагогия институтының география факультетында укыдым. 50 ел балалар укыттым”, - ди иде Зиннәт абый.
Лаеклы ялга чыккач та тик кенә утырырга теләми тынгысыз күңелле Зиннәт абый. Авылдашлары – атаклы опера җырчылары, Россиянең Халык артистлары Фәхри Насретдинова һәм Бану Вәлиева музеен оештыруга керешә. 1993 елдан 2010 елга кадәр бу музейнының директоры булып эшли.
Соңгы көннәргә кадәр Зиннәт абыйның хәтеренә, камил акылына, төгәллегенә, тарихны яхшы белүенә, тормышны яратуына сокландык. Үткәннәр хакында озаклап сөйли иде. Аның һәр җөмләсе төзек, мәгънәле һәм тулы. Вакыйгалар, мәгълүматлар төгәл, ачык, аңлаешлы иде. Тормышны сөеп, яратып, һәр көненнән тәм табып яши белде. Уллары, оныклары аны кайгыртып кына торады. Күңеле тулып ташыганда Зиннәт абый кулына каләм алды. Ул район газетасының һәм республика басмаларының актив хәбәрчесе дә иде.
Безгә тыныч тормыш бүләк итүдә яшьлеген дә, көчен дә, сәламәтлеген дә кызганмаган, горурланырлык хезмәт юлы узган Зиннәт Кәлимулла улы Хәйруллин райондашлары күңелендә мәңге сакланыр.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин, урынбасары Ленар Хантимиров, район башкарма комитеты җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов, район хәрби комиссары Наил Җантемиров Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Зиннәт Кәлимулла улы Хәйруллин вафат булу сәбәпле, балаларының, якыннарынын, туганнарының тирән кайгысын уртаклашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев