Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игезәкләр Әлфия һәм Зөлфия

Уңган хатын ул таба, бәхетле хатын кыз таба дигәнне ишеткәнегез бардыр мөгаен. Мин бик бәхетле хатын, минем өч кызым бар. 1983 нче елда Әлфиям белән Зөлфиям дөньга игезәк булып тудылар. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймаслык иде, табибларга да күренмичә, үземә дә сиздермичә карынымда игезәкләр үскән бит. Безнең Казахстанда Атбасар районында яшәгән чагыбыз...

Уңган хатын ул таба, бәхетле хатын кыз таба дигәнне ишеткәнегез бардыр мөгаен. Мин бик бәхетле хатын, минем өч кызым бар. 1983 нче елда Әлфиям белән Зөлфиям дөньга игезәк булып тудылар. Шатлыгыбыз эчебезгә сыймаслык иде, табибларга да күренмичә, үземә дә сиздермичә карынымда игезәкләр үскән бит.
Безнең Казахстанда Атбасар районында яшәгән чагыбыз иде. Иптәшем шифаханәгә китерде дә кайтып китте. 30 нчы октябрь көнне шалтыратып хәлне белергә теләгән әти кешене сезнең ике кызыгыз туды диеп шаккатырганнар. Якты дөньяга беренче булып көндезге беренче бер минутта Зөлфиябез аваз салды, ә ике генә минуттан соң Әлфиябез туды. Мин ни дип тә уйларга белми ятам, кинәт ике кызымның кычкырып елауларына игътибар иттем. Сабыйларымны күкрәгемә салдылар. Аларның матурлыклары... Күзләрен тутырып карап яталар... Шул вакыт күңелемне шатлык хисе биләп алды. Ярый әле икесе дә кыз булган, бу балалар беркайчан да бер-берсен ташламасын, бар нәрсәләре уртак булсын иде диеп теләдем. Иремә ир бала кирәк булгандыр инде дигән уй да узды башымнан. Ә әтиләре, киресенчә, кызларны өзелеп яратты, буш вакытларында кулыннан төшерми дә иде.
1980 нче елда туган Эльвирабыз да берьюлы ике сеңелгә апа булып чиксез сөенде, яннарыннан бер дә китмәде, күзгә күренеп үсеп китте, минем уң кулыма әйләнде.
1987 нче елда без иремнең туган авылы Чурибурашка кайтып төпләндек. Балаларыбыз ай үсәсен көн үстеләр.
Айдан яктылык алып
Кояштан алып җылы.
Сөйкемле булып үстеләр,
Булдылар өйнең нуры.
Игезәкләребезне һәрвакыт пардан киендердек, уйнаган уенчыклары да пардан булды хәтта. Чәчәк кебек нәфис булып, җырга сәләтле чибәр кызлар булып буйга җиттеләр. Аларның дуслыкларына сокланырлык. Кызларыбыз икесе бербөтен сыман. Шуның өчен кайсысының исеме белән эндәшсәләр дә, аңлыйлар. Бер- берсенә һәрдаим ярдәм итешеп яшиләр. Игезәк туганың булу нинди зур бәхет ул, диләр. Без дә аларны Ходай тарафыннан бирелгән зур бүләк дип кабул иттек, аңа рәхмәтле булдык.
Без игезәкләребезнең бер-берсенә авыр караш ташлаганнарын да хәтерләмибез, эчкерсез дуслыкларына сокланабыз, сөенәбез.
Аларның төс-кыяфәтләрендә, холыкларында аз гына аерма бар. Зөлфиябез чаярак, өлгеррәк, ә Әлфиябез сабыррак һәм тыйнаграк.
Үзләренә ошаган һөнәрне сайлап, тормышта үз урыннарын таптылар, Казан шәһәрендә повар булып эшлиләр. Зөлфиябез 2014 нче елда Теләче районы егетенә кияүгә чыкты. Күптән түгел генә бәби алып кайттылар, матур гына гомер кичерәләр. Икесе бер вакытта кияүгә чыкмасалар бик кыенсынырлар дип борчылган идек, шөкер берсе шатлыгын һәрвакыттагыча икенчесе уртаклаша. Бер үк йортта (төрле катларда) дус-тату яшиләр. Теләчегә дә, Чурибурашка бергәләп кайтып йөриләр. Киләчәктә дә дус, тату яшәсеннәр, бәхетле булсыннар иде. Без алар белән чиксез горурланабыз.
Кояш кызлары диярсең,
Нур чәчә йөзләрегез.
Бәхетләр китерсен сезгә,
Киләчәк көннәрегез.
Буй-сыныгыз, йөз-битегез охшаш,
Кигән кием охшаш барсы да.
Уй-теләкләрегез ничек икән,
Охшаш микән әллә анысы да?
Бер сәгатьтә, бер минутта үтә
Игезләрнең туган көннәре.
Охшаш теләк, охшаш бүләк белән
Үткәрәләр туган көннәрне.
Игезәк икән үзегез,
Нурлы икән йөзегез.
Шушы кечкенә язмамны,
Зурлап кабул итегез.

Әтиләре Гомәр белән әниләре Алсу апа сөйләгәннәрдән чыгып язманы Фирая Хисамова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X