Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

12 мең урынына 24 мең?

Мин пенсия яшендә түгел, Пенсия фондына күпмедер күләмдә акча күчерсәң аны икеләтә алып була диләр. Бу программага кереп буламы икән? Шуны аңлатсагыз иде. Сорауга район Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Шамил Гаффаров җавап бирә: - Пенсиянең тупланма өлеше өчен 2 меңнән 12 мең сумга кадәр акча салсаң, сезнең өчен дәүләт бу...

Мин пенсия яшендә түгел, Пенсия фондына күпмедер күләмдә акча күчерсәң аны икеләтә алып була диләр. Бу программага кереп буламы икән? Шуны аңлатсагыз иде.

Сорауга район Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Шамил Гаффаров җавап бирә:

- Пенсиянең тупланма өлеше өчен 2 меңнән 12 мең сумга кадәр акча салсаң, сезнең өчен дәүләт бу сумманы ике тапкыр арттырып кире кайтара. Мәсәлән, 12 мең салсаң, ул 24 мең итеп кайта. Аны ун ел дәвамында салырга мөмкин. Һәм бу җыелган тупланмаларны пенсиягә чыккач кына алырга була. 2008 елда чыккан 56 нчы Федераль Закон нигезендә бу программага 2013 елның 1 октябренә кадәр генә кереп була иде. Ләкин бу законга үзгәрешләр керттеләр һәм агымдагы елның 10 ноябреннән башлап 31 декабрьгә кадәр бу программада катнашырга мөмкинчелек туды. Ләкин бер шарт белән - программага керүче кеше пенсионер булмаска тиеш.

Бу яңалыклар яңа программага керүчеләргә кагыла. Ә алдагы елларда да шушы программада катнашучы пенсионерлар акчаларын сала алалар һәм аны киләсе 2015 елда икеләтә күләмдә ала алалар. Ә 2015 елда акча салсалар аны 2020 нче елда гына алырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев