Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Балаларга багышланган гомер

Минем әнием Сөнгатуллина Рәмзия 1962нче елны Кормаш авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән. Үсеп җиткәч тә тәрбияче һөнәрен сайлаган.

28 ел дәвамында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде ул. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Әниемнең кулыннан килмәгән эш юктыр, мөгаен. Нәрсәгә тотынса да, барысы да оста килеп чыга. Ул үстергән гөлләр, чәчәкләргә сокланып туеп булмый.
Әниемне бергә эшләп чыккан хезмәттәшләре дә онытмый, бик хөрмәт итәләр. Ул тәрбияләп чыгарган балалар әле хәзер дә әниемә “безнең тәрбияче апабыз” дип яратып эндәшәләр, әле дә әнием белән аралашып торалар, хәлләрен белешәләр. Сабыр, мәрхәмәтле, изге җанлы әниебез без балалары өчен дә һәрчак җан атып яши. Әнибезне бик яратабыз, әтиебез белән тигезлектә гомер итүен телибез.
Рәсимә Насыйхова,
Кормаш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев