Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Безнең өчен әти дә, әни дә булды ул

Әниебез Исмәгыйлева Оркыя бүгенге көндә төпчек улы Чулпан, килене Гөлназ белән бергә матур гомер кичерә.

Әниебез гомер эчендә бик күп авырлыклар аша үткән. 38 яшендә тол калып, без биш баланы тәрбияләп, күңел җылысын биреп, назлап-сөеп үстергән. Безнең өчен әти дә, әни дә булган ул. Язмышның кырыс җилләренә бирешмәгән, кыенлыклар алдында баш имәгән, сынмаган-сыгылмаган, көчле рухлы булып кала алган. Без биш баланы үстереп, укытып, һәрберебезне олы тормыш юлына озаткан. Бүгенге көндә әниебез балалары, киленнәре, оныклары тормышына куанып, һәр көнгә шөкер итеп гомер итә.
Чиксез ярату хисе белән әниебез алдында рәхмәт әйтеп баш иябез. Исәнлектә-саулыкта, безгә изге догада булып, озын гомер итүен теләп калабыз.
Зөһрә Галиуллина.
Апас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев