Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

САКСЫЗЛЫКМЫ, БИТАРАФЛЫКМЫ?..

23 ноябрь, төнге өчтә Дәвеш авылында чыккан янгында бер кешенең гомере өзелде. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, йортка шул кичтә беркайда да эшләмәүче, элек хөкем ителгән, олы яшьләрдәге ялгыз ир-ат кереп, мичкә утын яккан. Кеше яшәмәү сәбәпле бу өй газдан, уттан өзелгән булган. Янгын вакытында шушы йорт-каралты, күршедәге хуҗалыкның ишегалды...

23 ноябрь, төнге өчтә Дәвеш авылында чыккан янгында бер кешенең гомере өзелде. Безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, йортка шул кичтә беркайда да эшләмәүче, элек хөкем ителгән, олы яшьләрдәге ялгыз ир-ат кереп, мичкә утын яккан. Кеше яшәмәү сәбәпле бу өй газдан, уттан өзелгән булган. Янгын вакытында шушы йорт-каралты, күршедәге хуҗалыкның ишегалды корылмалары тулысынча янып күмергә әйләнгән. Янгын чыгуны олы юлдан үтеп баручылар күргән. Хәбәр алынгач та, аны авызлыклауда авылның үзе, Апас, Балтай, Коштавылы, Ябалак, Каратуннан килгән 5 тән артык янгын сүндерү машинасы һәм башка төр техника катнашкан.

Янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторлары бу аянычлы, гыйбрәтле очрак буенча тикшерү эшләре алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожарная