Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

СЕР БИРМИБЕЗ, ҖИҢЕЛМИБЕЗ

Балтач районында ТР Чемпионаты кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында кул көрәше буенча ярышлар узды. "Рассвет" гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү үзәге районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге тырышлыгы белән биредә Апас командасы да катнашты. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне спортка тарту, алар арасыннан иң көчлеләр­не ачыклап җыелма команда төзү, киләчәктә кул көрәшен...

Балтач районында ТР Чемпионаты кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында кул көрәше буенча ярышлар узды. "Рассвет" гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү үзәге районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге тырышлыгы белән биредә Апас командасы да катнашты. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне спортка тарту, алар арасыннан иң көчлеләр­не ачыклап җыелма команда төзү, киләчәктә кул көрәшен популярлаштыру максатыннан уздырылган бу ярышта 130 спортчы катнашты. Алар арасында 6 шәһәр һәм 10 авыл җирлеге командасы бар иде. Районыбыз данын 7 спортчы яклады. Алар мөмкинлек­ләренә карап - басып яки утырып көч сынаштылар. үз үлчәү категорияләрендә призлы урыннар яуладылар, медальләр, Мактау грамоталары белән кайттылар.

Л. Гайфетдинова, Гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соревнования армреслинг