Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Сез яшәгән еллар алкышлары Яңгырап торыр чордан-чорларга

Буада "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республикакүләм конкурсының зона туры үтте. Биредә райондашларыбыз да катнашты. Кече Күккүз клубы мөдире Гөлүзә Зәйнуллина "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", Акхуҗа авылыннан Наил һәм Гөлирам Нигъмәтҗановлар (рәсемдә) "Шәфкатьле йөрәк" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге жюри гүзәл...

Буада "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республикакүләм конкурсының зона туры үтте.

Биредә райондашларыбыз да катнашты. Кече Күккүз клубы мөдире Гөлүзә Зәйнуллина "Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият", Акхуҗа авылыннан Наил һәм Гөлирам Нигъмәтҗановлар (рәсемдә) "Шәфкатьле йөрәк" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева җитәкчелегендәге жюри гүзәл һәм булдыклы затларны гадел һәм төрле яклап бәяләде. 8 бала тәрбияләп үстергән, "Ата-ана Даны" ордены һәм күп кенә медальләр иясе Нигъмәтҗановлар зона турында җиңү яуладылар. Алар март аенда район данын якларга бәйгенең Казан шәһә­рендә узачак йомгаклау турына барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Ел хатынкызы" "Ел ираты"