Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

УРТАЧА ХЕЗМӘТ ХАКЫ КҮПМЕГӘ АРТТЫ

Сорауга район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов җавап бирә- Россия күләмендә уртача айлык хезмәт хакы быелның 1 гыйнварыннан 5205 сум дип билгеләнде. Хезмәт Кодексының 133 маддәсе нигезендә, тулы ставкага эшләүче хезмәткәр айлык эш вакытын һәм нормасын тиешенчә үтәгән очракта, аның айлык уртача хезмәт хакы шуннан да ким була алмый. Бу турыда...

Сорауга район прокуроры урынбасары Фатыйх Хафизов җавап бирә- Россия күләмендә уртача айлык хезмәт хакы быелның 1 гыйнварыннан 5205 сум дип билгеләнде. Хезмәт Кодексының 133 маддәсе нигезендә, тулы ставкага эшләүче хезмәткәр айлык эш вакытын һәм нормасын тиешенчә үтәгән очракта, аның айлык уртача хезмәт хакы шуннан да ким була алмый. Бу турыда Россиянең "Минималь хезмәт хакы турында"гы Законына узган елның 3 декабрендә аерым төзәтмәләр кабул ителде һәм үз көченә керде. Аңа кадәр Россия Федерациясендә уртача айлык хезмәт хакы күләме 4611 сум иде. "РФ Административ хокук бозулар турында"гы Кодексның 5.27 маддәсе, 1нче өлешенә нигезләнеп, эш бирүче үз хезмәт­кәренә билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан да кимрәк хезмәт хакы түли икән, аңа карата административ эш кузгатыла һәм ул Закон каршында җавап тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмэт хакы