Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Урманга шырпы белән кермә!

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләп-кагыйдәләрен бозган, урман янгыннары китереп чыгарган очракларда гаеплеләргә җәза шактый катгыйланды. Бу хакта безгә Буа урманчылык хуҗалыгының Төбәк Черкене участок урманчылыгы (дәүләт казна идарәсе) урман мастеры Илнар Гатауллин хәбәр итте. Илнар Гатауллин 2010 елда Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаган. Районыбыз шефлык...

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләп-кагыйдәләрен бозган, урман янгыннары китереп чыгарган очракларда гаеплеләргә җәза шактый катгыйланды. Бу хакта безгә Буа урманчылык хуҗалыгының Төбәк Черкене участок урманчылыгы (дәүләт казна идарәсе) урман мастеры Илнар Гатауллин хәбәр итте.

Илнар Гатауллин 2010 елда Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаган. Районыбыз шефлык иткән Северодвинск шәһәрендә хәрби хезмәтен үткәч, 2011 елдан хәзерге вазифага билгеләнде.

­ 15 апрельдән Татарстан Урман министрлыгы Боерыгы гамәлгә керде. Шул нигездә Татарстан урманнарында янгынга каршы махсус режим игълан ителә. Безнең Апас районының гомуми мәйданы 1048 квадрат километр тәшкил итә, шуның 9,2% өлеше урман-куаклыкларга карый. Татарстан буенча бу күрсәткеч 15% тирәсе. Районыбызда 15 апрельдән урман кырыйларында һәм урман эчләрендә учак ягу, ачык ут белән эш итү катгый тыела. Урманга якын юл читләрендә кипкән үлән, эскерт калдыкларын яндыру Законны тупас бозу дип таныла. Бу таләпләрне үтәмәгән гражданнарга җавап тотарга туры киләчәк, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урман шырпы янгынчылар