Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Ут алса, бетереп ала

Соңгы вакытта янгын чыгу очраклары хакында еш ишетергә туры килә. Узган ел январь-февраль айларында 2 очрак теркәлгән булса, быел шушы вакыт аралыгында 8 янгын чыккан. Янгыннар ешаюның сәбәпләре нидә? Бәхетсезлек очракларында кем гаепле? Бу хакта район янгын күзәтчелеге бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Вәлиев аңлатмасы: - Янгыннар күп вакытта исерткеч эчемлекләрне чамадан...

Соңгы вакытта янгын чыгу очраклары хакында еш ишетергә туры килә. Узган ел январь-февраль айларында 2 очрак теркәлгән булса, быел шушы вакыт аралыгында 8 янгын чыккан. Янгыннар ешаюның сәбәпләре нидә? Бәхетсезлек очракларында кем гаепле? Бу хакта район янгын күзәтчелеге бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Вәлиев аңлатмасы:

- Янгыннар күп вакытта исерткеч эчемлекләрне чамадан тыш куллану нәтиҗәсендә килеп чыга. Аңнарын шайтан суы томалаган ир-атлар хәтта нинди гамәл кылганнарын да аңламыйлар. Мисал өчен январь аенда Әлмәндәр авылында шәхси йортның верандасына ут кабу турында хәбәр килде. Янгын вакытында йөгәнләнде, хуҗалыкка зур зыян килмәде, тик янгынның сәбәпләре уйландырырлык. 1990 елгы егет салмыш баштан төн уртасында күршеләренең капкасын шакый. Уянып, капканы чыгып ачучы булмагач, ачуына чыдаша алмыйча, капка бышыннан кереп верандага ут төртә һәм берни дә булмагандай үзе шул янгынны беренчеләрдән булып сүндерергә керә. 23 яшьлек егетнең бу гамәлен берничек тә аклап булмый. Моңа охшаш хәл әле күптән түгел генә Апаста да кабатланды. Исерткечләр сөременнән арына алмаган ир-ат якыннарын "Яндырам", - дип куркытып, ни эшләгәнен дә аңламыйча, гараж стенасына ут төртә. Ир-атның ярсуын бу гына баса алмый, янгын сүндерүчеләр утны йөгәнләү белән, алар күз алдында ук гаражның эчен яндырырга керешә. Ә ул аңына килгәндә бар мал-мөлкәте урынында көл өеме генә калырга мөмкин иде бит. Шулай ук Апаста, Т. Черкенендә мунчага ут кабу очраклары теркәлде. Аларның сәбәпләре - мичнең, морҗаларның төзексезлеге, мунчаны артык кыздыру. Райондашларга мөрәҗәгать итеп, ут белән бик сак булыгыз, шаярмагыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез, янган мичләрне калдырып өйдән чыгып китмәгез диясе килә. Чөнки ут кыска гына вакыт эчендә дә йорт-җирсез, мал-мөлкәтсез калдырырга мөмкин. Ут һәр очракта да кешенең дусты түгел, шуны онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пожарные машины ут