Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Апас егете Алмаз Исмәгыйлев 6 тапкыр парашюттан сикергән

Парашюттан сикерү турында хыялланмаган ир-егет бармы икән ул?! Апас егете Алмаз Исмәгыйлев та шушы хыялын тормышка ашыру өчен хәрби бурычын һава-десант гаскәрләрендә үтәү теләге белән яна. Абруйлы әлеге хәрби частьларга физик яктан нык, көчле ихтыярлы егетләрне генә сайлауларын яхшы аңлый ул. Шуңа да спортта да, укуда да, җәмәгать эшләрендә дә...

Парашюттан сикерү турында хыялланмаган ир-егет бармы икән ул?! Апас егете Алмаз Исмәгыйлев та шушы хыялын тормышка ашыру өчен хәрби бурычын һава-десант гаскәрләрендә үтәү теләге белән яна. Абруйлы әлеге хәрби частьларга физик яктан нык, көчле ихтыярлы егетләрне генә сайлауларын яхшы аңлый ул. Шуңа да спортта да, укуда да, җәмәгать эшләрендә дә сынатмаска тырыша. Алмаз узган ел ноябрь аенда кулына солдат хезмәтенә чакыру ала. Ульяновск өлкәсенең һава-десант гаскәрләренә эләгә егет. Инде менә хәрби хезмәттә үткән бер елын горурланып сөйли:

- Армиядә тормышны, аның кыйммәтен ныграк аңлыйсың. Шушы бер ел миңа да тормыш мәктәбе булды, дусны дустан, иптәшне иптәштән аера белергә өйрәтте. Безнең частьта спортның бөтен төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бар иде. Хәрби бурычымны үтәгән чорда 6 тапкыр парашюттан сикердем. Хәрби әзерлек өчен командирларның Рәхмәт хатларына лаек булдым, - ди.

- Балаңны солдатка озатканда йөрәгеңнең бер өлеше аның белән китә. Борчыласың да, сагаясың да, сагынасың да. Алмазны озатканда да моңсуланган чакларыбыз күп булды. Ләкин ул безнең өметебезне аклады, беркайчан зарланмады, барысы да яхшы булуын хәбәр итеп торды. Без аның хәрби бурычын үзе теләп үтәве белән горурланабыз. Абыйсы Марсель дә хәрби һөнәр үзләштерде. Кыю уллар үстерүебезгә чиксез шатбыз. Командирлардан Рәхмәт хатлары алу да чиксез сөенеч, - ди Алмазның әтисе Мәсгуть һәм әнисе Әлфия апа.

Алмаз килешү төзеп үзе ир-егетлек бурычын үтәгән частьта хезмәт итәргә карар кылган. - Хезмәт хакы да, яшәү шартлары да зарланырлык түгел. Бу өч ел миңа әйбәт эшкә урнашырга да ярдәм итәчәк", - ди солдат егет.

Ләйлә Шиһабиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined