Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Апас юллары такырая

Былтыр Апасның Яшьләр урамындагы иске юл урынына яңасын салу карары кабул ителгән иде. Юл төзүчеләр эшне бик тиз тоттылар. Кышка урам күтәртелгән һәм таш җәелгән яңа юл белән керде. Беррәттән яңа төзелеп килүче Мулланур Вахитов белән Бану Вәлиева урамнарында да юл күтәртелде һәм таш түшәлде. Бу җәйдә Яшьләр микрорайонындагы юлларга...

Былтыр Апасның Яшьләр урамындагы иске юл урынына яңасын салу карары кабул ителгән иде. Юл төзүчеләр эшне бик тиз тоттылар. Кышка урам күтәртелгән һәм таш җәелгән яңа юл белән керде. Беррәттән яңа төзелеп килүче Мулланур Вахитов белән Бану Вәлиева урамнарында да юл күтәртелде һәм таш түшәлде.

Бу җәйдә Яшьләр микрорайонындагы юлларга тагын бер кат таш түшәлде һәм тигезләнде, юл аша үтүче урам газ челтәре җир астына күчерелде. Сентябрь башында юл төзүчеләр биредә асфальтлау эшләрен башлап җибәрделәр. 3 көн дигәндә километр ярымлы өлешенә беренче кат асфальт җәелде. Бер атна элек юлга икенче катлам асфальт салу башланды. Юл төзүчеләр проект буенча микрорайон эчендәге бетон плитә түшәлгән иске юлларны киңәйтеп, аңа да асфальт түшәп куйдылар. Хәзер микрорайоннан Кызыл Армия урамына да елның теләсә нинди фасылында чыгып була. "Кояшкай" балалар бакчасына нәниләрен илтүче әти-әниләр өчен дә башмак белән генә йөрерлек шартлар булдырылды.

Тик бернәрсә генә күңелен борчый биредә яшәүче халыкның:

- Балалар күп булган бу микрорайонда юл йөрү билгеләре белән беррәттән автотранспорт тизлеген ясалма һәм мәҗбүри киметүче "яткан полицейский"- чикләгечләре аерым урыннарга хәзер үк куеп калдырылса бик яхшы булыр иде Һәр иртәдә микрорайоннан мәктәпкә, балалар бакчасына, поликлиника-хастаханәгә һәм эш урыннарына йөзләгән кеше, бала-чага ашыга. Бәладан баш-аяк...",-диләр.

Юл чаты саен автоинспектор куеп булмый, ә Апаста һәр ике кешенең берсендә машина, руль артында. Юл йөрү кагыйдәләрен санлау урынына күбрәк тизлек яратучылар да күп. Бәла-казалардан сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт дорог