Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Апаслыларны “Корстон”да хөрмәтләделәр

Апастан район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге 8 кешелек делегация 9 октябрьдә Казанның "Корстон" күңел ачу, ял итү Үзәгендә узган Татарстанкүләм "Уңыш-2012" бәйрәмендә катнашты. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырылган бу чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, "Зөя" агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов, Йомралы бүлекчәсе механизаторы Наил Мингалиев,...

Апастан район башлыгы Рәшид Заһидуллин җитәкчелегендәге 8 кешелек делегация 9 октябрьдә Казанның "Корстон" күңел ачу, ял итү Үзәгендә узган Татарстанкүләм "Уңыш-2012" бәйрәмендә катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырылган бу чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, "Зөя" агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов, Йомралы бүлекчәсе механизаторы Наил Мингалиев, Олы Бакырчы бүлекчәсе сыер савучысы Роза Миңнуллина, эшмәкәр, Апас теплицасы хуҗасы Лилия Зәйнуллина бар иде. Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тантанага чакырылучыларны авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәме белән котлады. Апаслыларның 2012 хуҗалык елы һәм быелгы уракны матур күрсәткечләр белән төгәлләве, "Зөя" берләшмәсенең 59,2 мең тонна ашлык җыеп алуы аерым билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: награждение Корстон