Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Апасыбызга – сәяхәт

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан без - Дәвеш авылы өлкәннәре Апасыбызга сәяхәт ясадык. Иң беренче "Йолдыз" газетасы редакциясендә һәм "Апас хәбәрләре" телекомпаниясендә булдык. Редакторыбыз Гүзәл Хилавиева һәм журналист Гөлзада Гатауллина газета чыгару эше, биредәге хезмәткәрләр белән таныштырдылар, барысы да бик ачык йөз белән каршы алдылар. Редакция каршында истәлеккә фотога да төштек. Аннан...

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан без - Дәвеш авылы өлкәннәре Апасыбызга сәяхәт ясадык. Иң беренче "Йолдыз" газетасы редакциясендә һәм "Апас хәбәрләре" телекомпаниясендә булдык. Редакторыбыз Гүзәл Хилавиева һәм журналист Гөлзада Гатауллина газета чыгару эше, биредәге хезмәткәрләр белән таныштырдылар, барысы да бик ачык йөз белән каршы алдылар. Редакция каршында истәлеккә фотога да төштек. Аннан Ана һәйкәле янында фотога төштек, Бөек Ватан сугышында шәһит киткән авылдашларыбыз исемлеген карадык. Бассейн һәм искиткеч Боз Сараен күрдек. Яңа мәчеттә булдык, аның матурлыгына сокландык. Районыбыздагы төзелешләрне, зур үзгәрешләрне күреп горурланып кайттык. Рәхмәт, җитәкчеләребезгә, ункөнлекнең беренче көненедә үк күчтәнәч-бүләкләрне дә тараттылар.

Хәлим Садриев,

Дәвеш ветераннар Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экскурсия