Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Иске нигездә яңа йорт булачак

Апасның Совет урамындагы моннан 50 еллар чамасы элек күчереп салынган 4 фатирлы йорт Татарстанкүләм "тузган торак" программасына кертелгән иде. Аны ТР Президенты каршындагы "Дәүләт торак фонды"на ("ГЖФ") исәпкә куйдылар. Биредә яшәүчеләргә икенчел торак базарыннан фатир яки йорт сатып алу мөмкинлеге бирелде. Бушап калган, авария хәлендәге бу йорт сүтелеп, калдыклары "Зөя"...

Апасның Совет урамындагы моннан 50 еллар чамасы элек күчереп салынган 4 фатирлы йорт Татарстанкүләм "тузган торак" программасына кертелгән иде. Аны ТР Президенты каршындагы "Дәүләт торак фонды"на ("ГЖФ") исәпкә куйдылар. Биредә яшәүчеләргә икенчел торак базарыннан фатир яки йорт сатып алу мөмкинлеге бирелде. Бушап калган, авария хәлендәге бу йорт сүтелеп, калдыклары "Зөя" агрофирмасы фермалары котельныйларына утынга озатылды. "Бу нигездә киләчәктә, аерым дәүләт программасына кереп, берничә фатирлы яңа торак йорт төзү күздә тотыла", - диде хәбәрчебезгә район башкарма комитетының төзелеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветхое жилье