Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Изилә – чемпион!

11-12 ноябрьдә Казан шәһәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында самбо буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.

Шул ук вакытта 1992-93 елгы егет-кызлар арасында да Татарстан Республикасы беренчелегенә самбо буенча ярышлар үтте. Ярышта 1994 елгы яшүсмерләр дә катнашты. Финалга чыккан яшүсмерләр Республика чемпионатында катнаштылар. Яшүсмерләр командасыннан самбо буенча спорт мастерына кандидат, Апас мәктәбенең 11 класс укучысы Изилә Сафина (тренер Илгизәр Вәлиуллин) финалга чыкты. Ул 1994 елгы гына булса да, хатын-кызлар арасындагы чемпионатта югалып калмады, чемпион исеменә лаек булды. Әлеге ярышта җиңүчеләр Татарстан республикасының җыелма командасы составында чыгыш ясаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев