Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

ЛИФТКА УТЫРЫП МЕНӘЧӘКБЕЗ

Районның баш табибы Фатыйх Хәйдәров хәбәр итә: - Җәй башында район үзәк хастаха­нәсенең беренче катында башланган колачлы реконструкция эшләре ахырына якынлаша. Кабул итү-диагностика, лаборатория бүлекләре урнашкан "канаты"нда һәм "Ашыгыч ярдәм" блогында төп эшләр инде 1 августка ук төгәлләнде. "Ашыгыч ярдәм"гә хәзер керү-чыгу юлы аерым. Машиналарга төяп алып килгән авырулар, үзебезнең...

Районның баш табибы Фатыйх Хәйдәров хәбәр итә:

- Җәй башында район үзәк хастаха­нәсенең беренче катында башланган колачлы реконструкция эшләре ахырына якынлаша. Кабул итү-диагностика, лаборатория бүлекләре урнашкан "канаты"нда һәм "Ашыгыч ярдәм" блогында төп эшләр инде 1 августка ук төгәлләнде. "Ашыгыч ярдәм"гә хәзер керү-чыгу юлы аерым. Машиналарга төяп алып килгән авырулар, үзебезнең медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайлы. Төзүчеләр бүген төп бинага керү урыннары, фойены төзекләндерү эш­ләрен тәмамлап килә. Беррәттән, файдалануга яраксыз йөк лифты да яңартылачак. 10 көн элек тиешле документлар әзерләнеп, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшырылды. Шахтага куелачак яңа типлы лифт Казан һәм Яр Чаллы заводларында әзерләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: строительство