Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Кияү-киленнәренә дә назлы әни ул

Әниебез Гатауллина Зөһрә Заһидулла кызы Морзалар авылында күп балалы гаиләдә үскән. Укып чыккан, гаилә корган һәм бер-бер артлы мәхәббәт җимешләрен дөньяга китергән. Без инде хәзер бишәү, һәрберебез гаиләле.

Беренче карашка башка аналардан аерылып та тормый кебек әнием. Тик шулай да, аның йөрәгенә шулкадәр җылылык, шәфкатьлелек сыйган. Үзе тәрбияләгән йөрәк җимешләрен генә түгел, ә кияү-киленнәренә дә бик игьтибарлы, мәрхәмәтле ул. Барыбызны да тигез күрә, һәр баласына тигез итеп киңәшләре белән ярдәм итә белә. Ә инде балдан татлы оныклары өчен яраткан, назлы, сөйкемле дәү әни.
Беркайчан беркемгә авыр сүз әйтмәс, кайчак мактап, кайчак җайлап, умарта оясыдай гөрләп торган оныкларын тынычландыра, уйната, җырлата, биетә дә белә ул.
Өстәлендә һәрчак тәм-томнар булыр. Әниебез янына кереп, ул пешергән тәмле кыстыбыйлар белән чәйләп чыгарга ашкынып торабыз.
Әниебезнең шундый мәрхәмәтле, киң күңелле, өлгер булуына кода-кодагыйлары, тирә-күршеләре дә соклана.
Әнисә Салаватуллина.
Апас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев