Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Кыскача

Узма, мин узам... Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, узган атнада юл йөрү кагыйдәсен санламаучы 55 транспортчы тоткарланган. Шуның икесе руль артына аек булмаган хәлдә утыручылар. Иминлек каешын эләктермәүчеләр дә, балаларын махсус утыргычка утыртмаучылар да шактый теркәлгән. Аянычлы хәлләрне еш ишетәбез. Тизлекне арттырганда "минем белән бу хәл булмас," - дип...

Узма, мин узам...

Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, узган атнада юл йөрү кагыйдәсен санламаучы 55 транспортчы тоткарланган. Шуның икесе руль артына аек булмаган хәлдә утыручылар. Иминлек каешын эләктермәүчеләр дә, балаларын махсус утыргычка утыртмаучылар да шактый теркәлгән. Аянычлы хәлләрне еш ишетәбез. Тизлекне арттырганда "минем белән бу хәл булмас," - дип уйлап ялгышмыйк кына.

Белмәгәнне өйрәтерләр.

Район тарихында беренче тапкыр быел Турай, Идрәз, Кече Күккүз, Коштавылы һәм Колгына авылларында РФ Дәүләт Думасына сайлаулар электрон сайлау аппаратурасы ярдәмендә үткәрелде. Участок сайлау комиссия­ләреннән һәм сайлаучылардан, төрле партияләрнең күзәтүчеләреннән бернинди дәгъвалар булмады.

Сакланганны гына саклармын…

"Росгосстрах"ның Апас район агентлыгы җитәкчесе Альфред Шәфигуллин безгә хәбәр итүенчә, быел төрле бәла-каза күрүчеләргә агентлык кассасыннан район буенча барлыгы 6 миллион сумнан артык иминият акчасы түләнгән.

Файдалы кичә

Апас аграр көллиятендә интеллектуаль викторина үтте. Укучылар Россия һәм Татарстан Дәүләт символлары турында зур мәгълүмат тупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев