Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Әфган кайтавазы – күңелләрдә, йөрәкләрдә

15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарганга 24 ел тулды. Бу уңайдан район хакимиятенең утырышлар залында тантаналы шартларда очрашу булды. Үзләренең интернациональ бурычларын үтәп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан егетләр, сугышта ятып калганнарның якыннары, әти-әниләре һәм тол хатыннары белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин, барлык оешма-учреждениеләрнең җитәкче-белгечләре елдагыча очрашып, булган проблемалары белән...

15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарганга 24 ел тулды. Бу уңайдан район хакимиятенең утырышлар залында тантаналы шартларда очрашу булды. Үзләренең интернациональ бурычларын үтәп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайткан егетләр, сугышта ятып калганнарның якыннары, әти-әниләре һәм тол хатыннары белән район башлыгы Рәшид Заһидуллин, барлык оешма-учреждениеләрнең җитәкче-белгечләре елдагыча очрашып, булган проблемалары белән уртаклаштылар. Очрашу хәрби бурычны үтәгәндә чит җирләрдә башын салган геройларыбызны искә алу, бер минутлык тынлык белән башланып китте. Үзе дә Әфган сугышын кичкән әфганчылар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның район оешмасы җитәкчесе Фаил Курамшин район буенча эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин егетләрнең яшь буын арасында хәрби-патриотик тәрбия бирүдә өлешләре зур булуын билгеләп үтте. Ут-су кичкән егетләр батырлык үрнәге булып тора. Алар инициативасы белән районда күп кенә эшләр, патриотик чаралар, ярышлар оештырыла. Район башлыгы әфганчы райондашларыбызның уй-фикерләре белән уртаклашты, сорауларына җаваплар бирде һәм быел да әфганчылар гаиләсеннән югары уку йортына керергә теләүче 1 чыгарылыш класс укучысына ярдәм итәчәген әйтте. Очрашу Апас аграр көллиятендә чәй табыны артында дәвам итте. Барлык әфганчыларга да күчтәнәч пакетлар таратылды.

Митинг тәмам. Яуда ятып калган әфганчыларның бюстлары һәм Мәңгелек ут янында ятып кызыл чәчәкләр, веноклар калды. Ак кар өстендә - кызыл чәчәкләр. Алар да әфганчы егетләр һәм барлык райондашлар кебек үк мәгънәсез сугышларда ир-егетләребезнең каны түгелмәвен, күкләребезнең мәңге аяз булын телиләр кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: афганцы