Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Мәүлет шулай ел да зурлансын

17 февральдә район мәдәният йортында Мәүлет кичәсе үтте. Башка еллардан аермалы буларак, ул быел тәүге тапкыр зурлап, оешкан һәм үзенчәлекле төстә узды. Мәдәният йортына килеп кергәч үк, иң элек өлкәннәр кулыннан эшләнгән күргәзмәләр игътибарны җәлеп итте. Апас һәм Каратун китапханәләре каршында эшләп килүче ветераннар клубына йөрүчеләр тарафыннан бәйләнгән, теккән, чиккән,...

17 февральдә район мәдәният йортында Мәүлет кичәсе үтте. Башка еллардан аермалы буларак, ул быел тәүге тапкыр зурлап, оешкан һәм үзенчәлекле төстә узды. Мәдәният йортына килеп кергәч үк, иң элек өлкәннәр кулыннан эшләнгән күргәзмәләр игътибарны җәлеп итте. Апас һәм Каратун китапханәләре каршында эшләп килүче ветераннар клубына йөрүчеләр тарафыннан бәйләнгән, теккән, чиккән, тукыган кул эшләренең бизәлешенә, матурлыгына сокланмый мөмкин түгел иде. Шулай ук шәхси эшләрен тәкъдим итүче райондашларыбыз да мактауга лаек. Һәр эшкә күпме тырышлык, күпме хезмәт салынган.

Мәдәният йорты залына халык күп җыелды. Бәйрәм тантаналы шартларда, коръән уку белән башланып китте. Район мөхтәсибәте исеменнән Мирхәт хәзрәт Җамалиев барлык халыкны бәйрәм белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук килгән кунаклар - Чистайдан Алмаз хәзрәт һәм Чүпрәледән Фәһим хәзрәт вәгазьләре белән уйланырга мәҗбүр иттеләр. Ак яулыклы әбиләр, кәләпүшле бабайлар тын да алмыйча, һәр сүзне йотлыгып тыңлап бардылар, эчтән генә белгән догаларын кылдылар. Сәхнәгә бер-бер артлы мөнәҗәт әйтүче райондашларыбыз чыкты. Алар арасында яшьләр һәм балалар да булу аеруча сөенечле. Чыгыш ясаучыларның һәр сүзләрендә, һәр җөмләләрендә тирән мәгънә, әхлак кануннары буенча яшәүгә өндәү ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вечер маулет