Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Тынычлык алып килсен һәр язлар

Бөек Җиңү бәйрәме тантанасы Борнаш авылында да оешкан төстә үтте. Тыл ветераннары, өл­кәннәр, гомумән авыл халкы Батырлар истәлегенә салынган һәйкәл янына җыелды. Алар өчен Борнаш урта мәктәбе коллективы һәм мәдәният хез­мәт­кәрләре көче белән әзерләнгән эчтәлекле концерт күрсәтелде, тәмле коймак, кайнар чәй тәкъ­дим ителде. Авыл мулласы Хәкимҗан Сөләйманов, сугыш чоры баласы...

Бөек Җиңү бәйрәме тантанасы Борнаш авылында да оешкан төстә үтте.

Тыл ветераннары, өл­кәннәр, гомумән авыл халкы Батырлар истәлегенә салынган һәйкәл янына җыелды. Алар өчен Борнаш урта мәктәбе коллективы һәм мәдәният хез­мәт­кәрләре көче белән әзерләнгән эчтәлекле концерт күрсәтелде, тәмле коймак, кайнар чәй тәкъ­дим ителде. Авыл мулласы Хәкимҗан Сөләйманов, сугыш чоры баласы Әлфия Миңнебаева күз яшьләре аша үткәннәрне искә алдылар, тыныч тормышның кадерен белергә өндәделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин һәм авыл җирлеге башлыгы Наилә Камалиева борнашлыларны Бөек Җиңү бәйрәме бе­лән тәбрик иттеләр. Тантана барышында яң­гы­раган һәр сүз күпне кичергән өлкән буынның кү­ңел кылларына барып кагылды. Алар әкрен генә күз яшьләрен сөртте һәм ил-көннәребезнең имин булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май тантана