Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Йолага тугры калдылар

19 гыйнварда Акхуҗа авылы урамнары бәйрәм тантанасына күмелде. Яше-карты барысы да чиркәү каршындагы Ай күле янына җыелды. Боз өстендә йолага туры китереп бәке ясалган, чишенеп киенер өчен урыннар әзерләнгән иде. Җыр-биюләр белән бергә чәй кайнап тора, коймак, шашлык пешә. Төрле милләт вәкилләре бер гаилә булып, дус-тату яшәүче авыл халкын бәйрәм...

19 гыйнварда Акхуҗа авылы урамнары бәйрәм тантанасына күмелде. Яше-карты барысы да чиркәү каршындагы Ай күле янына җыелды. Боз өстендә йолага туры китереп бәке ясалган, чишенеп киенер өчен урыннар әзерләнгән иде. Җыр-биюләр белән бергә чәй кайнап тора, коймак, шашлык пешә. Төрле милләт вәкилләре бер гаилә булып, дус-тату яшәүче авыл халкын бәйрәм белән котларга бик күп кунаклар җыелды. Казаннан кунакка кайтучылар да, ел саен суга төшүчеләр дә үзләренә хас йоланы бик теләп башкардылар.

20 гыйнварда Биеш авылы чиркәвендә дә крещение уңаеннан бәйрәм узды. Бирегә төрле авыллардан христиан дине тарафдарлары җыелды. Барлык тантанада катнашучыларны чиркәү рухание протоиерей Иоанн Ткачук бәйрәм белән тәбрик итте һәм алып килгән суларны изгеләштерү эшен башкарды. Халык Ходайдан күңел тынычлыгы сорады һәм вафат булганнарга дога кылды. Бәйрәмдә барлык йолалар да тиешле тәртиптә башкарылды.

Тантаналарда район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, авыл җирлеге башлыклары катнашты һәм чыгыш ясады.

Айрат Әминов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: крещение купание в прору