Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

КЫСКАЧА

Сакланган отар Көннәр коры тора. Бу янгын куркынычсызлыгын кискен арттыра. Шуңа да сакчыллыкны көчәйтергә кирәк. Авыл җирлекләре, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм шәхси хуҗалыклар да янгын куркынычын булдырмау максатыннан, тирә-юньнәренә су сыешлыклары куярга тиеш. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә район башлыгы кат-кат кисәтте. Шулай ук Бердәм Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру һәм мәк­тәпләрне...

Сакланган отар

Көннәр коры тора. Бу янгын куркынычсызлыгын кискен арттыра. Шуңа да сакчыллыкны көчәйтергә кирәк. Авыл җирлекләре, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм шәхси хуҗалыклар да янгын куркынычын булдырмау максатыннан, тирә-юньнәренә су сыешлыклары куярга тиеш. Бу хакта шимбә киңәшмәсендә район башлыгы кат-кат кисәтте. Шулай ук Бердәм Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру һәм мәк­тәпләрне төзекләндерү, балаларның җәйге ялын тиешенчә оештыру турында да сүз булды.

Һәр эшнең үз вакыты

Май ае - үләннәрнең витаминга бай чагы. Шуңа күрә дә хезмәт коллективларына, вакытны озакка сузмыйча, витаминлы үлән көлтәчекләре җыю бурычы куелды. Әйдәгез, бу кампаниядә актив катнашыйк!

Апас - беренче бишлектә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 19 майда видеоконференция режимында барлык район башлыклары, министрлык һәм төрле дәүләт ведомстволары җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде. Анда сугыш ветераннары, аларның тол хатыннары һ.б. категория гражданнар өчен торак салу буенча Россия дәүләт программасы үтәлеше тикшерелде. Апаста эшләр оештырылышы бик әйбәт булуы ассызыкланды. Бу параметрлар буенча без республикада беренче "яшел бишлектә"!

Сак булыгыз, талпан сагалый!

Белгечләр әйтүенчә, быел урман-кырларда талпан аеруча күп икән. Шуңа да ял итәргә барырга җыенсагыз, саклану чараларын күрегез, тиешенчә кие­нергә тырышыгыз.

Күп балалы гаиләләргә - җир

Россиянең ул чактагы Президенты Дмитрий Медведев башлангычы белән, 18 яшькә җитмәгән 3 һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә торак төзелеше өчен түләүсез шартларда җир бүлеп бирелергә тиеш. Районның халыкны социаль яклау идарәсе җиткергән мәгълүматлар буенча, бүген районда шундый 183 гаилә яши. Районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Роза Нурмиева бу уңайдан күп балалы гаиләләрдән барлыгы 65 гариза кабул ителүен хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: одной строкой коротко новости Апастово