Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Кыска хәбәрләр

"Йолдыз"ны да үз иттеләр, "Сөембикә"гә дә хөрмәт булды 16 майда район почта элемтәсе бүлегендә подписчиклар көне узды. Күпләр үзләре яратып укый торган газета-журналларга бик теләп язылдылар. Бу бәйрәмгә узган елдагыча "Сөембикә" журналы хезмәткәрләре дә килгәннәр иде. Киләсе елга 100 еллыгын билгеләп үтүче бу журналны райондашлар яратып укыйлар. Журналистлар подписчиклар өчен...

"Йолдыз"ны да үз иттеләр, "Сөембикә"гә дә хөрмәт булды

16 майда район почта элемтәсе бүлегендә подписчиклар көне узды. Күпләр үзләре яратып укый торган газета-журналларга бик теләп язылдылар. Бу бәйрәмгә узган елдагыча "Сөембикә" журналы хезмәткәрләре дә килгәннәр иде. Киләсе елга 100 еллыгын билгеләп үтүче бу журналны райондашлар яратып укыйлар. Журналистлар подписчиклар өчен бүләкләр белән дә килгәннәр, лоторея да уйнаттылыр.

Диплом алып кайтты

Г. Тукайның тууына 126 ел тулуга багышланган ТР укытучылары һәм укучыларның "Илһам чишмәсе" исемле II республика әдәби- иҗат бәйгесендә Бакырчы мәктәбе укытучысы Зөлфия Вәлиева үзе иҗат иткән шигырьләре белән катнашкан иде. Зөлфиянең хез­мәте бәяләнде, ТРның Мәгариф һәм фән министры А. Х. Гыйльметдинов аңа Диплом тапшырды.

Яшьләрдә яңа идеяләр

"Сәләт" балалар иҗат үзәгендә Балалар район Думасы депутатларына кандидатлар үзләренең проект­лары, программалары, идеяләре белән депутатларның пресс-конференциясендә чыгыш ясадылар. Барлык кандидатлар да Балалар Дәүләт Думасы сайлауларында катнаштылар.

Башкаладан шатлыклы хәбәр

Казан шәһәрендә Л.Н. Толстой исемендәге фәнни-практик конференция узды. Биредә Чүрибураш мәктәбенең 9 класс укучысы Ләйсән Галиева (җитәкчесе Лира Яруллина) үзе иҗат иткән эссе белән катнашты һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау номинациясендә II урынны яулады.

Ял һәм хезмәт белән бергә җәй дә үтеп китәр тагын...

Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быел Каратун һәм Морзалар мәктәп яны җәйге ял һәм хезмәт лагерьларында 100 бала сәламәтлеген ныгытачак, җәйге каникулларын файдалы үткәрәчәк.

Күңелебез булды

"Мин үзем "ТРның Атказанган ветеринария табибы", тормыш иптәшем Фәния "Россиянең мактаулы доноры". Районда уза торган чараларга безне еш чакыралар. 8 майда узган тантанага да бардык, бүләкләр алып кайттык. Хөрмәтләүләре өчен рәхмәт", - дип яза Иске Әнәле авылыннан Айрат Вәлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: одной строкой короткие новости