Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Күңелләрдә әдәп-әхлак нуры

Апасның Җәмигъ мәчетендә балалар өчен җәйге лагерь оештырылды. 18 июньнән 30 июньгә кадәр ак яулыклы кызлар һәм түбәтәйле егетләр дин сабаклары алу белән берлектә ял да иттеләр, спорт уеннарында, төрле чараларда катнаштылар, вакытларын күңелле уздырдылар. Дөрестән дә, мәчет каршында уздырылган лагерьлар аеруча бер ләззәт белән үтә. Анда балаларның ял итүе...

Апасның Җәмигъ мәчетендә балалар өчен җәйге лагерь оештырылды. 18 июньнән 30 июньгә кадәр ак яулыклы кызлар һәм түбәтәйле егетләр дин сабаклары алу белән берлектә ял да иттеләр, спорт уеннарында, төрле чараларда катнаштылар, вакытларын күңелле уздырдылар.

Дөрестән дә, мәчет каршында уздырылган лагерьлар аеруча бер ләззәт белән үтә. Анда балаларның ял итүе генә түгел, ә файдалы гыйлем, әхлак, тәрбия бирү дә күз алдында тотыла. Менә шундый җыеннар Апаста инде дүртенче ел үткәрелеп килә.

Балаларга Коръән уку, тәхарәт алу, намаз тәртипләрен Казан шәһәрендә урнашкан "Ак өмет" хәйрия пансионаты укучылары өйрәтте. Лагерь программасына төшке аш, чәй эчү, уеннар һәм төрле мәдәни чаралар да кертелгән иде.

Киләчәгебезнең яктылыгы динен, телен, халкын һәм аның гореф-гадәтләрен белүче балаларда күренә. Исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллану, әйләнә-тирәгә карата ихтирамсызлык бу балаларны читләтеп узар дип өметләнәбез. Чөнки аларның күңелендә әдәп-әхлак кечкенәдән үк урнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: летний лагерь нравственное воспитание