Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Чыршыкай белән саубуллаштык

15 гыйнварда район мәдәният йорты каршында Үзәк чыршыны ябу, искечә Яңа елны каршы алу тантанасы узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов район башлыгы исеменнән иң матур теләкләрен юллагач, мәйданга район үзешчәннәре, урман җәнлекләре булып киенгән мәдәният хезмәткәрләре чыкты. Алар дәртле биюләре, күңелле җырлары-тамашалары белән халык күңелен күтәрделәр. Кыш бабай...

15 гыйнварда район мәдәният йорты каршында Үзәк чыршыны ябу, искечә Яңа елны каршы алу тантанасы узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Фердинат Әхмәтҗанов район башлыгы исеменнән иң матур теләкләрен юллагач, мәйданга район үзешчәннәре, урман җәнлекләре булып киенгән мәдәният хезмәткәрләре чыкты. Алар дәртле биюләре, күңелле җырлары-тамашалары белән халык күңелен күтәрделәр. Кыш бабай белән Кар кызы да уңышлар теләп, киләсе елга тагын килергә вәгъдә бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: закрытие елки чыршыкай