Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Рамилә Мөдәррис кызы Вафина

"Йолдыз" ("Звезда") газетасы зур югалту кичерде. 23 июльдә, 53 нче яшендә, 35 ел стажы булган, киләчәккә зур планнар белән яшәгән хезмәттәшебез - газетабызның тәрҗемә буенча редактор урынбасары Рамилә Мөдәррис кызы Вафина вафат булды. Ул 1961 елның 9 июнендә Буа шәһәрендә туа. Апаска күчеп килгәч биредә урта мәктәпне тәмамлый һәм редакциягә...

"Йолдыз" ("Звезда") газетасы зур югалту кичерде. 23 июльдә, 53 нче яшендә, 35 ел стажы булган, киләчәккә зур планнар белән яшәгән хезмәттәшебез - газетабызның тәрҗемә буенча редактор урынбасары Рамилә Мөдәррис кызы Вафина вафат булды.

Ул 1961 елның 9 июнендә Буа шәһәрендә туа. Апаска күчеп килгәч биредә урта мәктәпне тәмамлый һәм редакциягә эшкә килә. Тәрҗемә бүлегендә эшләгәндә читтән торып югары белем ала. Эрудицияле, кешеләр белән уртак тел таба белү сәләтенә ия журналист тәрҗемә буенча редактор урынбасары дәрәҗәсенә күтәрелә. Нинди генә эшкә алынса да, аны башта үзе төшенеп, җиренә җиткереп үтәве, таләпчәнлеге, аралашучанлыгы, ярдәмчеллеге белән аерылып торды. Аңардагы тормышны ярату хисе, энергия, оптимистлык, шатлана белү, башкаларга җылылык өләшү, эчкерсез булуы аның дусларына да, коллегаларына да, туганнарына да, күршеләренә дә җитәрлек иде. Балаларына, сеңелесенә бөтен мәхәббәтен, кайгыртучанлыгын бирде, киләсе көнгә ышанырга, тормыш авырлыклары алдында югалып калмаска, тормышны яратырга өйрәтте.

Без - аның хезмәттәшләре олы югалтуны тирән кайгы белән кичерәбез. Кеше гомере үлем белән генә чикләнми, аның турында истәлек яшәгәндә ул дәвам итә, диләр. Рамилә Мөдәррис кызы Вафинаның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

"Йолдыз" ("Звезда") газетасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вафина