Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Өй телефоны эшләми башласа нишләргә?

Сорауга район электр элемтәсе челтәре җитәкчесе Фирдүс Хәев җавап бирә: - Узган елда ОАО "Таттелеком" операторы эшчәнлеген алып барган барлык территорияләрдә, шул исәптән безнең Апас районында да, берләштерелгән үзәк ремонт бюросы гамәлгә куелды. Аның бердәм номеры - 125. Өегездәге телефон яки Интернет, IP-TV линиясе эшләми башласа, шул номерга хәбәр итәргә...

Сорауга район электр элемтәсе челтәре җитәкчесе Фирдүс Хәев җавап бирә:

- Узган елда ОАО "Таттелеком" операторы эшчәнлеген алып барган барлык территорияләрдә, шул исәптән безнең Апас районында да, берләштерелгән үзәк ремонт бюросы гамәлгә куелды. Аның бердәм номеры - 125. Өегездәге телефон яки Интернет, IP-TV линиясе эшләми башласа, шул номерга хәбәр итәргә кирәк. Бюро Казанда урнашкан, дежур операторга дәгъвагызны җиткергәч, сезнең белән элемтәгә чыгу өчен кирәкле мәгълүматлар: стационар телефон яки кәрәзле телефон номерын хәбәр итәргә кирәк. Шуннан соң гаризагыз үзәк ремонт бюросында рәсми төстә теркәлә, кирәкле оператив хәбәр безнең РУЭС ремонтчыларына Интернет аша җибәрелә. Төзексезлекне төзәтү өчен 3 тәүлек вакыт билгеләнгән. Өйгә кадәр булган линиядәге төзәтүләр РУЭС хисабына башкарыла. Абонент гаебе аркасында төзексезлек өй эчендә булса, яки телефон аппараты эшкә яраксыз булса, ремонтлау яки аппаратны алыштыру абонент хисабыннан башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: телефон