Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

“АГРОПРОМ-ПАРК” БУЛАЧАК

Казан читендә, бик уңайлы юллар чишелешендә 8 гектар ярымлык мәйданда Россиядә дә әлегә бердәнбер "Агропром-Парк" арадашсыз сәүдә үзәге - авыл хуҗалыгы продукциясе базары комплексы төзелеше тәмамланып килә. Татарстан җитәкчелеге анда һәр районның, һәр инвесторның, хуҗалыклар һәм фермерларның үз павильоннары булырга тиеш, дип саный. - Үзебезнең Апас районында да бу төбәктә...

Казан читендә, бик уңайлы юллар чишелешендә 8 гектар ярымлык мәйданда Россиядә дә әлегә бердәнбер "Агропром-Парк" арадашсыз сәүдә үзәге - авыл хуҗалыгы продукциясе базары комплексы төзелеше тәмамланып килә. Татарстан җитәкчелеге анда һәр районның, һәр инвесторның, хуҗалыклар һәм фермерларның үз павильоннары булырга тиеш, дип саный.

- Үзебезнең Апас районында да бу төбәктә әлегә бердәнбер булачак шундый ук юнәлешле авыл хуҗалыгы продукциясе сату, шунда ук эшкәртү, әзерләү мәйданы булачак. Апасның Әнәле ягындагы Әппәз сазлыгын киптерү, төзелеш эшләре башлау өчен бирегә бүген 10000 кубометрдан артык грунт ташылды һәм тигезләнде. "Апас агропаркы" территориясендә чит районнар вәкилләре - резидентларга да эшләү рөхсәт ителәчәк, - дип белдерде безгә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Хәсәнов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: строительство