Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Мәчет рәсеме бәйгесе

Ай календаре буенча хәзер рабигаль әүвәл ае бара. Халыкча әйткәндә, бу - мәүлет ае, ягъни, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа с.г.в. туган һәм ахирәткә күчкән ай. Бу айда мөселманнар пәйгамбәребезне искә алып күп гамәлләр кылалар. Коръән уку мәҗлесләре, вәгазьләр, мөнәҗәт кичәләре һ.б. чаралар борын-борыннан ук бездә гадәткә кергән. Апас Җәмигъ мәчетендә...

Ай календаре буенча хәзер рабигаль әүвәл ае бара. Халыкча әйткәндә, бу - мәүлет ае, ягъни, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа с.г.в. туган һәм ахирәткә күчкән ай. Бу айда мөселманнар пәйгамбәребезне искә алып күп гамәлләр кылалар. Коръән уку мәҗлесләре, вәгазьләр, мөнәҗәт кичәләре һ.б. чаралар борын-борыннан ук бездә гадәткә кергән. Апас Җәмигъ мәчетендә дә 30 гыйнварда үзенчәлекле чара үтте: мәдрәсәдә укучы һәм "Сәләт" балалар иҗат үзәгенә йөрүче кечерәк балалар "Минем мәхәллә мәчете" исемендәге рәсем бәйгесендә катнашырга теләк белдереп, мәчет белән якыннанрак таныштылар. Бер үк вакытта аларны чәй табынына чакырып, мәүлет ае күчтәнәчләреннән авыз иттерделәр.

Балалар иҗаты мәктәбе һәм Апас урта мәктәбе укытучылары да биредә катнашып, балаларга бәйге турында мәгълүматлар һәм юнәлеш бирделәр. Бу чараны үткәрүдә мөслимәләр берлегеннән Раилә ханым Салавиева әйдәп йөрүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс, классный мечеть