Кызыл Таудан Вәлиевлар: “Авыл тормышын үз иттек“
Кызыл Тау авылында Рушания һәм Мирхәт Вәлиевларның йортына игътибар итми мөмкин түгел.
(28 август, “Апастово-информ“).
Йорт хуҗасы Мирхәт абый эретеп-ябыштыру, агач эшләренә оста булса, хуҗабикә Рушания апа чәчәк, яшелчә үстерү белән мавыга.
“Шушы авылда туып-үстек. Авыл тормышын үз иттек. Бер дә читкә китәсе килмәде. Менә шулай югын бар итеп, булганның кадерен белеп яшәп ятабыз. Терлекләр асрыйбыз. Бакчабыз да зур“, - ди Рушания апа.
Бизәкләр капка төбеннән үк башлана. Бакчалары да кул эшләре белән бизәлгән. Ишегалды да үзенчәлекле төс алган. Балалар, оныклар да җәйне авылда уздыра. Алар да әти-әниләренә теләп булыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев