АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫНДА НИЛӘР БАР?
Кырларда, фермаларда, эскерт-базларда... Быел районда кышка аяк басканчы 40 мең гектар мәйданда җир эшкәртү, сөрү катламын тирәнәйтү һәм туңга сөрү бурычы куела. 10 сентябрьдә бу эш 25 мең гектарда башкарылды. Туңга сөрелергә тиешле мәйданнарда бу мөһим агрочараның 70 проценты август аенда ук төгәлләнде. Көзге чәчүне барлыгы 13000 гектарда башкару бурычы...
Кырларда, фермаларда, эскерт-базларда...
Быел районда кышка аяк басканчы 40 мең гектар мәйданда җир эшкәртү, сөрү катламын тирәнәйтү һәм туңга сөрү бурычы куела. 10 сентябрьдә бу эш 25 мең гектарда башкарылды. Туңга сөрелергә тиешле мәйданнарда бу мөһим агрочараның 70 проценты август аенда ук төгәлләнде.
Көзге чәчүне барлыгы 13000 гектарда башкару бурычы куелган иде. 10 сентябрьгә 11000 гектарда көзге арыш һәм бодай чәчелде. Бу максатка күбрәк элиталы, беренче репродукцияле, сыналган һәм районлаштырылган бик өметле сортлар тотылды. Аларның күпчелек өлеше үзебезнең шартларда әзерләнде, берничә дистә тонна чәчүлек орлык республиканың махсус һөнәрләшкән хуҗалыкларыннан алмашу шартларында кайтарылды. Уҗымнарның тишелеше әйбәт.
Рапс 1000 гектар чамасы мәйданда игелде. 10 сентябрьгә аның уңышы тулаем җыеп алынды, бер гектардан уртача 13-16 центнер уңыш чыкты. Май заводлары, төрле арадашчылар аның бер тоннасына бүген 14 мең сумга кадәр акча тәкъдим итәләр. Киләсе елда рапс якынча 3000 гектар мәйданда чәчеләчәк дип фаразлана.
Кышлату чорына быелгы уңыштан 40 мең тоннадан артык салам һәм печән, 62000 тонна сенаж әзерләнде. Быел кукуруз районда 5000 гектарда чәчелгән иде, бу терлек өчен алыштыргысыз культурадан 80000 тонна силос салу максаты куела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев