Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тукайны олылап

Һәр ел саен 26 апрельдә район үзәгендә бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне зурлап билгеләп үтелә. Быел да бу көн барлык шигырь сөючеләрне, олыны-кечене берләштерде. Ана һәйкәле янында узган бәйрәмне үзәк китапханә хезмәткәрләре һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп оештырганнар иде. Венера Салаватова аны, елдагыча, зур осталык белән алып барды. "Кояшкай"...

Һәр ел саен 26 апрельдә район үзәгендә бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне зурлап билгеләп үтелә. Быел да бу көн барлык шигырь сөючеләрне, олыны-кечене берләштерде.

Ана һәйкәле янында узган бәйрәмне үзәк китапханә хезмәткәрләре һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп оештырганнар иде. Венера Салаватова аны, елдагыча, зур осталык белән алып барды. "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр зур тырышлык белән үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җирле шагыйрьләребез Габбас Хафизов, Алсу Җаббарова яңа иҗат җимешләре белән таныштырдылар. Биредә шулай ук шигырь сөючеләрнең Г. Тукай исемендәге икенче республикакүләм бәйгесендә җиңеп кайткан укучыларның катнашулары ямь өстенә ямь өстәде. Туган телебезгә, Тукай шигырьләренә мәхәббәт тәрбияләгән бер төркем укытучылар өчен дә истәлекле булды бу көн. Бәйрәмдә җырчыларыбыз Резедә Мостафина, Айрат Айтуганов бөек шагыйребез сүзләренә язылган җырларны яңгыраттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай поэзия