Беренче тапкыр һәм беренче урын!
Март ахырында республиканың Биектау районында "Гажданлык актлары процедурасын теркәү буенча Татарстанның иң яхшы ЗАГС хезмәткәре" зональ сайлап алу турында районыбызның Табар Черкене авыл җирлеге вәкиле Ольга Сусарина җиңде! Ольга Николаевна бу процедураны үзенең туган телендә - чувашча алып барды. Бу мәртәбәле бәйгене оештыручылар фикеренчә, ул бик оригиналь һәм кызыклы булды...
Март ахырында республиканың Биектау районында "Гажданлык актлары процедурасын теркәү буенча Татарстанның иң яхшы ЗАГС хезмәткәре" зональ сайлап алу турында районыбызның Табар Черкене авыл җирлеге вәкиле Ольга Сусарина җиңде! Ольга Николаевна бу процедураны үзенең туган телендә - чувашча алып барды. Бу мәртәбәле бәйгене оештыручылар фикеренчә, ул бик оригиналь һәм кызыклы булды һәм аны оештыручыларга, бу тантанага чакырылган яшь парларга да гаҗәеп ошаган.
Шушы җиңүе өчен Ольга Сусарина бәйгене үткәрү комиссиясе һәм жюриның аерым номинация буенча каралган махсус призларына, Дипломга һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды. Район ЗАГС бүлеге исә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев