ЯШЬЛЕК ЯЛКЫНЫҢ СҮРЕЛМӘСЕН
Апас кызы Ләйсән Төхвәтуллина кечкенәдән үк сәнгатьне үз итте, сәхнәдән төшмәде дә диярлек. Мәктәпне тәмамлагач ул Казандагы Россия Дәүләт Гуманитар университетының Мәскәү филиалына юрист белгечлеге алырга укырга керә. Укуда да, сәхнәдә дә сынатмый. Җырга-моңга һәвәс Ләйсән 2002 елда Казанда узган Бөтенроссия фитнес-марафонда җиңеп чыга, 2003-2006 елларда ТРның атказанган артисткасы З....
Апас кызы Ләйсән Төхвәтуллина кечкенәдән үк сәнгатьне үз итте, сәхнәдән төшмәде дә диярлек. Мәктәпне тәмамлагач ул Казандагы Россия Дәүләт Гуманитар университетының Мәскәү филиалына юрист белгечлеге алырга укырга керә. Укуда да, сәхнәдә дә сынатмый. Җырга-моңга һәвәс Ләйсән 2002 елда Казанда узган Бөтенроссия фитнес-марафонда җиңеп чыга, 2003-2006 елларда ТРның атказанган артисткасы З. Зәйнуллина җитәкчелегендәге "Ялкын" ансамбленең солисткасы була. 2006-2009 елларда ул укуын Мәскәү шәһәрендә дәвам итә һәм биредә дә РФның һәм ТРның атказанган артисткасы Н. Фатихованың "Мәдинә-Мөнәҗәт" ансамблендә җырлый. Әнә шундый танылган җырчылар янында үзенең осталыгын арттыра. Җырдан тыш әле ул бию серләренә дә өйрәнә. Бүген Ләйсән район үзәгендәге "Сәләт" балалар иҗаты үзәгендә балаларга өстәмә музыкаль белем бирү укытучысы булып эшли. "ДоМиСоль" дип исемләнгән җыр түгәрәген һәм бию түгәрәген алып бара. Аның кул астында шөгыльләнүче балалар сәхнәдә үзләрен иркен тоталар, бөтен шартын китереп чыгыш ясыйлар. Хезмәтенең нәтиҗәсенә иң сөенгәне - укытучы апалары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев