2019 елның соңгы пары язылышты
Тәтеш районы Олы Торма авылы егете Рөстәм Җәләлетдинов һәм Кече Күккүз кызы Ильмира Хәбибуллина парлы гаилә юлына аяк басты
Яшьләр районның ЗАГС бүлегендә кавышуларын рәсмиләштерде һәм Кызыл туйларын билгеләп узды. Җәләлетдиновлар гаиләсенә сүнмәс, сүрелмәс мәхәббәт, тигез, тату тормыш телибез.
Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз,
Давыл-яңгырга бирешми
Гел янәшә торыгыз!
Котлы булсын туегыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев