Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
МӨҺИМ ТЕМА

Банктан 25 миллион сум акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаны үтергәннәрдер дип фаразлыйлар

Башкортстанның Салават шәһәрендәге Россельхозбанк бүлекчәсеннән 25 миллион сум акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаны үле дип фаразлыйлар, дип яза "Московский комсомолец". Криминалистлар аның туганнарыннан ДНК анализларын алган. Бу шәхеснең кем икәнлеген ачыклау кирәк булганда эшләнә.

"Беренче фараз - ниндидер мәет тапканнар һәм аның кем булуын ачыклавы кыен", - дигән криминалист, МТУ профессоры Анатолий Белкин. Криминалистлар хатынның якыннары да инде вафаттыр дигән фараз әйткән, чөнки Луиза белән бергә аның кечкенә балалары да булган.

 

http://ufacitynews.ru сайты мәгълүматлары буенча, Луизаның бармак эзләрен алмаган булганнар. Тырышкан очракта, кеше йөзен үзгәртергә мөмкин, әмма моны фототехник экспертиза нәтиҗәсендә ачыклап була. Белкин фикеренчә, бу гаилә исән булса, аларны иртәме соңмы табачаклар. "Ә инде үтергәннәр икән, җәсәдләрен таба да алмаска мөмкиннәр. Яки тиз генә тапмыйлар. Мәсәлән, бер ун елдан соң", - дигән ул. 

 

Икенче фараз - хатынның үзен, яки аның ирен, балаларын тоткарлаганнар, әмма алар документларын үзгәрткән булырга мөмкин. Шул сәбәпле, кем икәнлекләрен ачыклаыйлар. 

 

Бу вакыйга 27 май көнне булды. 35 яшьлек өлкән кассир Луиза Хәйруллина сумкасына гомуми суммасы 25 миллион сум булган акча салып (рубль, евро һәм долларларда) качып китә. Кассада акча тапмагач, аңа шалтыраталар, әмма ул телефонын алмый. Аның өенә баралар, әмма Луизаның 41 яшьлек ире һәм 8, 11 яшьлек ике кызы да булмый. Алар документларын алып, "Рено Дастер" автомобилендә качып киткән була. 

 

"Комсомольская правда" язуынча, бу көнне банкка зур күләмдә акча салган, яки икенче көнне акча алырга тиеш булган. Өлкән кассир буларак, Луиза барлык сейфларга да керә алган. Ягъни, Луиза акча урлау очракларын ачыкларга тиешле хезмәткәр булган. Банкта озак еллар эшләгән хезмәткәр буларак, аңа ышанганнар. 

 

Луизаның 41 яшьлек ире Марат тумышы белән Таҗикстаннан.  Ул банкларда эшләгән һәм банк структурасының ничек эшләгәнәнен белгән. Ә менә кайнатасы шәхси сак хезмәтендә эшләгән, шул сәбәпле, урлауны барысы бергә планлаштырган булырга мөмкин. 

 

 

Марат Хәйруллин бик зур суммада кредитлар җыйган, аның суд приставларына гына да 1 миллионнан артык бурычы булган. Алар Салават шәһәрендәге яхшы ремонт ясалган йортларын калдырып киткән. Криминалистлар гаилә бандитларга да бурычлы булган, алар шул сәбәпле шундый адымга барган дип тә уйлыйлар. 

 

kazanfirst.ru сайты язуынча, Луиза Хәйруллина июнь башында инстаграмда язу калдырган. "Безнең язмышыбыз белән кызыксынган һәркемгә хәерле көн. Фото астына начар сүзләр язмавыгызны сорыйм, фотоларны алып атасы булды. Безнең барысы да яхшы. Кайда икәнебезне әйтә алмый. Теләктәшлек өчен рәхмәт", - дип язган ул һәм Казахстан башкаласы Нурсолтан фотосын урнаштырган. 

 

Хатынның инстаграмына тиз арада 1800 кеше җыела. Әмма аккаунт соңрак юкка чыга. Инстаграмны башка кеше алып барган, бу тикшерүчеләрне дөрес түгел юлга кертеп җибәрү өчен дә эшләнергә мөмкин, дип фаразлана. 

 

25 июнь көнне Салават шәһәрендә, Луизаның әтисе гаражында "Рено Дастер" автомобилен табалар. Анда урын-җир табыла. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/banktan-25-million-sum-akcha-urlap-kachkan-luiza-kh-yrullinany-terg-nn-rder-dip-farazlyylar/

Фото: bash.news

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев